Габдрәшит Ибраһимов һәм исламчылык

26 мая 2014

Габдрашит Габдрәшит Ибраһимовныпатша заманында да, совет чорында да панисламизмда — исламчылыкта гаепләгәннәр,аңа шулай ук «пантюркист» — төркиче ярлыгын да такканнар. Беркараганда, ислам динендә булган татар кешесе нәкъ исламчы, нәкъ төркиче булыргатиеш, чөнки аңа дине дә, милли тамырлары да бер дәрәҗәдә кадерле. ӘммаГабдрәшит Ибраһимов  ул — дини һәм миллиидеолог та, гавәмгә юл күрсәтүче сәясәтче, дөньяның бөтен мөселманнарын исламбайрагы астына тупларга хыялланучы, шул юнәлештә гамәлләр кылучы шәхес. Патшатүрәләре аны нәкъ шулай бәяләгәннәр дә, Габдрәшит Ибраһимовны империянең төпдошманы, дип игълан иткәннәр, аның артыннан туктаусыз күзәткәннәр, ул ачкангазета-журналларны япканнар, үзенә каршы җинаять эшләре кузгатканнар, берничәтапкыр төрмәдә дә утыртып чыгарганнар. Бүген булса аны хәлифәтчелектәгаепләрләр иде, ваххаби ярлыгы тагарлар иде, «дәүләт бөтенлеген җимерергәтели», дип, экстремист, дип хөкем итәрләр иде, китапларын тыелганхезмәтләр исемлегенә кертерләр иде…

Габдрәшит Ибраһимов беренче тапкырРәсәй төрмәсенә 1877-78 елларда, паспортының срогы чыгу сәбәпле эләгә,Чабаксар, Казан зинданнарында утыра, аннан этап белән туган якларына — Себергәозатыла, биредә зур газаплар күреп, чак исән кала. (Габдеррәшит Ибраһимов.Дәүре галәм (Дөнья тирәли). Тәрҗемәи хәлем. — Казан, 2001.)  Икенче тапкыр аны 1904 елның августында, русхөкүмәтенең соравы буенча, Төркиядә кулга алалар һәм Рәсәй вәкилләренәтапшыралар. Габдрәшит Ибраһимов ун көн Одесса төрмәсендә утыра, Рәсәймөселманнарының нык яклавы сәбәпле, патша хөкүмәте аны азат итәргә мәҗбүр була.(Габдерәшит Ибраһим. Фәнни-биографик җыентык. — Казан, 2011.)

Габдрәшит Ибраһимовка өченчетапкыр җинаять эше 1907 елда, «Мең дә бер хәдис шәрехе» китабы өченачыла. Аңа кадәр Петербургта Габдрәшит Ибраһимов чыгарган «Өлфәт»(«Дуслык»), «Нәҗәт» («Коткару»)газета-альманахлары, «гомум ислам агитациясе» өчен дәүләт тарафыннан яптырыла,тиражлары кулга алына. Инде чират аның үзенә дә килеп җиткәч, ГабдрәшитИбраһимов шәһәрдән генә түгел, илдән дә чыгып китәргә мәҗбүр була.»Реакция башланып, гәзит-журналлар ябылгач, Г.Ибраһим басмаханәсен сатаһәм 1907 елның 11 апрелендә шәһәрне ташлап чыгып китә, — дип яза тарихчы ФәритГалимуллин. — Петербургтан кинәт китүенең төп сәбәбе — аңа каршы җинаять эшекузгатылып, уздырылган тикшерү нәтиҗәсендә кулга алып, бер елга крепостькаябарга дигән карар чыгарылуы булып тора.» ( Галимуллин Фәрит. Габдерәшит Ибраһимның тормыш юлы / Габдерәшит Ибраһим.- Казан, 2011, 29-30 битләр; ТР МА. 41 ф., 11 тасв., 1 эш, б. 125.)

Бу турыда мөһим документлар дасаклана. Әйтик, Эчке эшләр министрлыгының Петербург шәһәре охранкасы 1911 елның9 февралендә Казан округ Судына панисламизм пропагандасы буенча ГабдрәшитИбраһимов турында түбәндәге белешмәне әзерләп бирә:

«В 1906 и 1907 гг. в д № 12кв. 4 по Глазовой улице действительно помещалась типография, принадлежавшаябухарину Тобольской губернии, Тарского уезда, Бухарской волости АбдрашитуОмеровичу Ибрагимову, ныне 51 года.

Ибрагимов издавал книги, брошюры игазету на татарском языке. Против Ибрагимова за издание нескольких книг и экземпляровгазеты преступного содержания по постановлению судебных властей было возбужденоуголовное преследование с положением ареста на означенные издания и он былприсужден к содержанию в крепости на один год. Но, ликвидировав типографскоедело, 11-го Апреля 1907 года Ибрагимов не отбыв наказания скрылся.» ( ЦГАРТ. Ф.41. Оп. 11. Д. 1. Л.125.)

«Мең дә бер хәдисшәрехе» китабына без әле аерым тукталырбыз, ә хәзер ГабдрәшитИбраһимовның  дүртенче тапкыр, инде советхөкүмәте тарафыннан кулга алынуын һәм берара Себер төрмәсендә утырып чыгуынязып үтик. Бу хәл 1921 елның көзендә, Тара шәһәрендә була. Билгеле булганча,Габдрәшит Ибраһимов октябрь революциясеннән соң Рәсәйгә кайтып карый, патшабәреп төшерелгәч, бәлки татар халкы да милли азатлыгына ирешер, дип өметләнә,аның хәтта Ленин белән махсус очрашуы турында да сүзләр йөри. Әммааклар-кызыллар сугышыннан мие түнгән Рәсәй инде андыйларны да кыра башлый һәм1921 елның сентябрендә Габдрәшит Ибраһимов та кулга алына. «… Тарашәһәре политбюросы 4 октябрь көнне аны контрреволюцион эшчәнлеге өчен хөкемитәргә тырышып карый, ләкин, гаепләүләр нигезле булмаганлыктан, эштуктатыла», дип яза тарихчы Фәрит Галимуллин югарыда телгә алганхезмәтендә (38 бит). Аллаһ ярдәме белән, Габдрәшит Ибраһимов бу юлы да Рәсәйтөрмәсеннән котыла һәм Кытай, Көнчыгыш Төркстаннар аша, Төркиягә чыгып китә. Буаның 65 яшендә туган иленнән, Себереннән мәңгегә аерылуы була… Шунысын да әйтепүтик, Габдрәшит Ибраһимов 2000 елның 28 февралендә закон нигезендә тулысынчааклана, аның исеме хәтта Омск өлкәсенең «Хәтер Китабы»на дакертелгән.

Инде вәгъдә ителгәнчә, кабат»Мең дә бер хәдис шәрехе» китабына әйләнеп кайтыйк. Бу китапныңавторы Габдрәшит Ибраһимов түгел, ә төрек кешесе Гариф Бик, ә ГабдрәшитИбраһимов хәдисләр җыентыгын тәрҗемә итә, әмма аларга шәрехләрне тулысынчадиярлек Россия җирлегенә туры китереп, үзе яза. Йөз елдан соң бу китап Казанда,»Раннур» нәшриятында яңадан басылып чыкты. Китап югары зәвык белән,фәнни һәм дини яктан тел тидермәслек итеп эшләнгән. Китапны гарәп язуыннанхәзерге татар теленә галим Сәлим Гыйләҗетдинов күчергән,  ул шулай ук китапны басмага хәзерләүче, кереш сүзавторы,  хәдисләр эчтәлегенең күрсәткечентөзүче һәм хәдисләрне гарәп теленнән татар теленә тәрҗемә итүче дә. 50 меңтираж белән басылып чыккан бу китап Габдрәшит Ибраһимовның исемен милләткәкайтаруда мөһим бер адым булып тора, халкыбызга иманга кайтырга ярдәм итә. Буурында Сәлим әфәнде Гыйлаҗетдиновка да, «Раннур» нәшриятына да зуррәхмәтләребезне әйтәсе килә.

«Мөхтәрәм укучыларга тәкъдимителә торган «Мең дә бер хәдис шәрехе»нең авторлары Мөхәммәт ГарифБик белән күренекле татар сәясәтчесе һәм сәяхәтчесе, язучы һәм журналистГабдеррәшит Ибраһимов. Әйе, бу чыннан да шулай. 1907 елда Санкт-Петербургтабасылып чыккан бу китапның тышлыгында Габдеррәшит Ибраһимов үзен тәрҗемәче итепкенә күрсәтсә дә, чынында исә ул хәдисләрнең текстларын гына Гариф Биктән ала,ә шәрехләрнең күпчелеге исә Габдеррәшит Ибраһимовның хезмәт җимеше.» (СәлимГыйләҗетдинов. Кереш сүз / Мең дә бер хәдис шәрехе. — Казан, 2005, 5 бит.)

Нәкъ менә шул «шәрехләр»Габдрәшит Ибраһимовның башына җитә яза… Аны аз да түгел, күп тә түгел, әпатша хөкүмәтенә каршы баш күтәрергә котыртуда һәм мөселманнар арасындапанисламчылык идеяләрен таратуда гаеплиләр. Менә шул хакта Казан судытикшерүчесенең аңлатмасы:

«Предварительноеследствие произведенное Судебным следователем Казанского окружного Суда поособо-важным делам. По делу о панисламистской литературы.

   ПРОТОКОЛ № 56

17 февраля 1911 г. обыск у Оренбургскогомещанина Мухамет Камала Музафарова.

1. 4 экземпляра книг на татарском языке»Мунда-бер-хадис» (Тысяча одно изречение Пророка) изданияА.О.Ибрагимова… заключает в себе вольное толкование А. Ибрагимовым изреченийПророка, которые сами по себе ничего преступного не заключают; толкование жеИбрагимовские в высшей степени вредны, т.к. под видом священных изреченийсамого Пророка подстрекают к неповиновению Правительству, подготовлению квосстанию и вообще вселяют панисламистские идеи среди мусульман. Дляподтверждения изложенного привожу точный перевод некоторых статей.» ( ЦГАРТ. Ф.41. Оп.11. Д.1. Л.122; Габдерәшит Ибраһим. — Казан, 2011, 226 б.)

Суд тикшерүчеләренә ГабдрәшитИбраһимовның гаскәргә хәзерлек, уктан ату, кылыч күтәрү, суда йөзү турындагыхәдисләргә шәрехләүләре охшамаган икән, алар аны империягә һөҗүмгә хәзерләнү,дип кабул иткәннәр. Тикшерүчеләр җыентыктагы 464, 557, 848, 860-нчы хәдисләрнеңшәрех-трактовкасына бәйләнәләр, аларның русчага тәрҗемәсен беркетмәгә дәтеркәгәннәр. «Ук ату буш кичергән вакытларның иң хәерлесе», дигәнхәдисне Габдрәшит Ибраһимов: «Хәзрәти Пәйгамбәр галәйһис-сәлам заманындакорал җәя белән уктан гыйбарәт иде. Башка корал юк иде. Әмма безнең замандамылтыкларның төрлесе, револьверларның төрлесе бар, һәммәсен кулланыргаөйрәнергә кирәк. Төз ата белү — бөек бер һөнәр, бала-чагаларны өйрәтү биккирәк. Мөселманнарның һәрберсе — сугышчы. Әгәр корал кулланырга кирәк булса,яше-карты, һәммәсе бертигез. Кем дә кем корал куллануны өйрәнүгә һәм өйрәтүгәкаршы чыга, ул гөнаһлы булыр. Аллаһы Тәгалә тарафыннан җәзага тартылыр»,дип шәрехләгән. (Мең дә бер хәдис шәрехе. — Казан, 2005, 179-180 битләр.)

Монда судка бирерлек, крепостькаябырлык берни юк, мөгаен, патша чиновникларының йөрәгенә «Все мусульманедолжны представлять из себя войско (Каждый мусульманин есть воин), и когдаявится необходимость  взяться за оружие, тогда старые и молодые всеравны» дигән тәрҗемә барып кадалгандыр, чөнки мөселманнар бу коралныаларга каршы да борырга мөмкиннәр бит!

Ә менә 557-нче хәдиснеңшәрехләвендә бәйләнерлек урынны тиз тапканнар! «Балаларыгызны судайөзәргә, ук атарга өйрәтегез. Хатыннарның өйдә вакыт үткәрә торган уенчыклары -җеп эрли торган орчыклар. Ата белән ана икесе бердән тавыш катсалар, яки хезмщткушсалар, әүвәл анага җавап бирегез», дигән хәдисне Габдрәшит Ибраһимовбик тәфсилләп, озын итеп аңлаткан. Без аның шул «ук ату» турындагыаңлатуына гына тукталырбыз, суд тикшерүчесе дә шуңа гына бәйләнгән. «Әгәршул мөбарәк хәдис-шәрифнең мәгънәсен яхшы уйлап аңласак, барлык христиандәүләтләренең явызлыгыннан имин булырбыз. Балаларыбызны сугыш коралларыкулланырга өйрәтсәк, мылтыктан ату, кылыч белән сугышу осталыгына өйрәтсәк,бөтен мөселман баласы кирәк вакытта корал куллана белсә, җиһан падишаһларыбездән куркырлар иде. Суда йөзә белсәк, диңгез вә елгаларда йөри белсәк,христианнар безне бу дәрәҗәдә хур күрмәсләр иде. Исламның данын һәм дәрәҗәсеняклар өчен һәр мөселман сугыш гыйлеменнән заманасына күрә хәбәрдар булыргатиеш.» (Мең дә бер хәдис шәрехе…, 217-218 битләр.)

Я, монда дөрес булмаган нәрсә бар?Хак сүзләр, моның шулай икәнлеген вакыт раслады инде. Урыс тикшерүчеләренәГабдрәшит Ибраһимовның мөселманнарны сугыш гыйлемен өйрәнергә өндәве, әлбәттә,охшамагандыр. Суд беркетмәсендә шәрехләүнең бу өлеше түбәндәгечә бирелгән:

«Толкование же Ибрагимовымследующее: «Если бы мы хорошо поняли смысл этих священных изречений, тогдабы мы были вне всякой опасности и сумели бы охранить себя от злобы христианскихгосударств. Если мы будем обучать наших детей владеть военным оружием,упражнять их в стрельбе и умении владеть саблей, тогда дети всех мусульман внужное время могли бы употреблять оружие и тогда Государи всего мира боялись бынас. Когда бы мы умели плавать на водах по морям и рекам, тогда христианеникогда бы нас не оскорбили. Для защиты достоинства и чести Ислама каждыймусульманин обязан ознакомиться с современными военными науками.»  ( «Габдерәшит Ибраһим…, 227 бит.)

 Димәк, патша хөкүмәте мөселманнарның сугыш коралларын белүеннән, үз-үзенһәм ислам динен корал белән сакларга өйрәнүеннән уттан курыккан кебек курыкканһәм моны әйткән кешене төрмәгә ябарга әмер биргән!

848-нче хәдискә шәрехендәГабдрәшит Ибраһимов инде турыдан-туры Рәсәй хөкүмәтен гаепләү сүзләрен дә әйтә,хак әйтә, вакытында әйтә! «Кем мөселманга кылыч күтәрә, бездәнтүгел», дигән хәдисне аңлатканда, Габдрәшит Ибраһимов ул замандагы бөтенсәяси вәзгыятьне ачып сала, мөселманнарга мондый шартларда ничек булыргакирәклеген әйтә:

«Ягъни хәзрәти Пәйгамбәрөммәтеннән түгел, — дип аңлата ул. — Безнең Рәсәй мөселман солдатлары сугышзаманында, сугыш кырында кяферләр сүзе өстен чыксын өчен, үз мөселманкарендәшен юк итү, ислам дине тамырын корыту өчен кылыч күтәрәләр, бу исәшәригать буенча да, акыл буенча да хәрәм.

Мөселманнар хәзрәти Пәйгамбәр галәйһис-сәламнән соң йөз еллап үзаратыныч-имин яшәделәр. Аннан соң бу көннәргә кадәр мең ике йөз ел бер-берсенәкаршы кылыч күтәрделәр. Ләкин ул заманнарда никадәр золым булса да, һәр икетараф дошманын үзенә лаек күрер иде, җиңүчене үзенең хәлифәсе һәм имамы дипкабул итәр иде. Хәзер безнең замандагы сугышларда бу юк. Дошман дип кылычкүтәргән Төркия гаскәренең җиңелүе — безнең җиңелүебез. Без фәкать үздошманыбызга ярдәм итәбез, файданың һәммәсе дошманыбызга гына була, безгә бермәнфәгате дә юк. Безне бу хәлгә китергән әйбер бары тик безнең гафиллегебез. Азгына уйлап караса, һичбер мөселман һичбер вакыт мөселман карендәшенә кылычкүтәрмәс иде. Без Рәсәй хөкүмәтенә итагать итеп, гомум Төркестан вилаятендәислам ханнарының тамырын корыттык, инде калган ялгыз бер мөселман падишаһыныңда тамырын корытырга руслар белән бәрабәр тырышабыз.

Әлбәттә, бу хәлләрне үлчәп карарөчен акылдан башка һичнәрсә кирәкми, ләкин безнең күзләребезне гафләт пәрдәсекаплаган, руслардан куркып, бер сүз әйтмибез. Әмма Рәсәй хөкүмәте безнең бутугрылыгыбызга каршы мәмләкәт эчендә һәммә хакыбызны кулыбыздан алды, динебезгәбулган ихтыярыбызны алды, үзебезгә хөрмәт калмады. Муллаларыбыз хәзер дә,хөкүмәткә тугрылыкка өндәп, вәгазь вә нәсыйхәтләр сөйлиләр. Инде нәрсә булган,ул булган, кичкән кичте, моннан соң күзләребезне ачып, үзара берлегебезнемәйданга чыгарыйк. Аллаһы Тәгалә киләчәктә эшләребезне хәергә үзгәртсен.»(Мең дә бер хәдис шәрехе…, 312 бит.)

Алтын сүзләр, һәр заманга, хәттабүгенге көнгә дә туры килә торган зирәк фикер! Кяфер күңелен күрәбез, дип,Әфганстанда, Чечняда үзебезнең татар-мөселманнар андагы күпме мөселманга каршыкорал күтәрде, аларны юк итте! Шул вакытта татарда, «Моны безгә динебезтыя!» дип әйтергә Габдрәшит Ибраһимов кебек бер генә дин әһеле дәтабылмады! Хәер, теге заманда да бу сүзне ил алдына чыгып, бары тик ГабдрәшитИбраһимов кына әйткән бит, Шиһабетдин Мәрҗани дә, Ризаэддин Фәхреддин дә, Тукайда, Гаяз Исхакый да бу куркыныч темага кагылмаганнар… Патша чиновниклары исәГабдрәшит Ибраһимов чыгарган мең дә бер хәдис арасыннан нәкъ менә дүртесенсайлап алып, тикшертергә булганнар, димәк, нәкъ шушы хәдисләргә төртепкүрсәтүчеләр булган! Бу пычрак эшне дә үзебезнең муллалар, шул «хөкүмәткәтугрылыкка өндәп» утыручылар башкаргандыр, дип уйлыйм… Аннан соң исәРәсәй өчен куркыныч булган ул хәдисләр рус теленә тәрҗемә ителгән һәм ГабдрәшитИбраһимовка каршы җинаять эше ачылган. Тикшерү беркәтмәсенә хәдис шәрехенеңрусча варианты теркәлгән:

«Статья 848. «Ктовзмахнул на вас саблей, он не из наших, т.е. не из последователей ислама.»Толкование же следующее — «Наши солдаты из российских мусульман во времявойны на поле битвы для возвышения славы безверия, для уничтожения своихбратьев мусульман, для уничтожения корней ислама подымает сабли. Это по шариату и по разумению воспрещено. ПослеМагомета среди мусульман до ста лет была тишина и покой, но после этого втечении 1200 лет они стали употреблять сабли друг против друга, но тогдавоевали между собой из-за халифата, в настоящее же время этого нет, а потомумы, не воюя из-за халифата, истребляем самих себя. Мы только помогаем своимврагам, но это есть истребление самих себя. Мы только помогаем своим врагам иприносим только себе этим вред. Нас довело до этого незнание и непонимание. Еслимусульмане все это обсудят, то тогда не будет более употреблять меч противсвоих братьев мусульман. Мы повинуясь Российскому государству истребили корнитуркестанских ханств, теперь осталось только одно мусульманское правительство,а мы теперь вместе с русскими стараемся истребить и его корни. Для сверженияэтих обстоятельств достаточно иметь разум. Мы ничего не видим, ничего непонимаем, а российское правительство в вознаграждение за нашу верность отняловсе наши права, нашу волю и религию. Мы ничтожны, наши муллы проповедовали оверности правительству, но это прошло уже, откроем же глаза и объединимся!Пусть Аллах переменит к лучшему конец нашего дела!» (ГабдерәшитИбраһим…, 227-228 битләр.)

Әлбәттә, Габдрәшит Ибраһимовның бусүзләре Рәсәй хөкүмәтенең йөрәгенә ук булып килеп кадалган, чөнки улмөселман-татарларга кемнең — дус, кемнең дошман икәнлеген ачык итеп төртепкүрсәткән. «Кем мөселманнар арасына таркаулык һәм аерымлык кертә, улбездән түгел», дигән 860-нчы хәдискә шәрехләү дә геополитик киңлектә, дөньясәясәтенә тулы анализ биреп, анда Рәсәй мөселманнарының урынын күрсәтепбашкарылган. Без исә Габбасилар, Өммәвиләр заманына кереп тормыйча, улвакыттагы Мысыр һәм Фәлистиндагы сәясәткә тукталмыйча, шәрехләүнең Рәсәймөселманнарына кагылган өлешенә генә тукталып үтәбез:

«Без, Рәсәй мөселманнары да,үз ханнарыбызның ни өчен бөтенләй юк булуларының, бу көн җир йөзендә исемнәредә калмаганнарының сәбәбен эзләп уйласак, Казан ханнарының кая киткәнен,Сибирия ханнарына ни булганын, Хаҗи Тархан, Касыйм хөкүмәтләре ни өчен юкбулганнарының сәбәбен эзләсәк, таркаулык, аерымлыктан башка бернинди сәбәп тәюк икәнен аңларбыз.

Әле моннан кырык ел элек кенәкүзебез алдында иде: Кашгар ханнары, Хуканд ханнары,  Казакъ ханнары һәм әллә ничә әмирләр, һәммәседошман кулында корбан булдылар. Моннан утыз ел элек Кавказ гадәти мөстәкыйльбер хөкүмәт иде, ни аркасында булган Иран хөкүмәтенә буйсынмады, ни күршесендәбулган Госманлы хөкүмәтенә. Бер Шамил ялгыз башына сугышып, ислам хәлифәсенәбуйсынмады, үз нәфесе һавасына бөтен Дагыстанны корбан итте. Безнең бүгенгеРәсәй мөселманнары хәленә күз салсак, Рәсәй парламентында тагын шәехләр мәсләгекүзәтелә, дигән фикергә килергә була: һәр баштан бер сүз чыга, таркаулык һамандәвам итә. Агалар, әфәнделәр, бабалар — һәммәсе үз шәхси мәнфәгатебез юлында.Хәтта христиан партияләрендә бер-ике адәмнең хәтере өчен егерме миллион исламмилләте хакын фида итүгә дә хәзербез. Әй агалар! Әй мөселманнар! Безнең өченбер юл булса, ул да бердәмлек һәм оешканлык. Башка һич чара юк!

Әй кардәшләр! Шул мөбарәкхәдис-шәриф мәгънәсен тирәннән уйлап, бердәмлек һәм оешканлык юлындаҗаннарыбызны корбан итик. Аллаһы Тәгалә җөмләбезгә инсаф биреп, киләчәк эшләребезнеяхшыга үзгәртсен.» (Мең дә бер хәдис шәрехе…, 317-318 битләр.)

Бу хәдис шәрехен русчага тәрҗемәиткәндә, озын булу сәбәпле, сүзгә-сүз түгел, Рәсәйгә караган өлешендә эчтәлегенгенә биргәннәр. Ул болай яңгырый:

«…В дальнейшем говорится,что падение всех ханств России, падение Хивы, Бухары и Кавказа только иобъясняется разногласием и отсутствием объединения среди мусульман, которые непожелали объединиться с Турцией для отражения общего врага мусульман России.Толкование этого закончивается следующим призывом: «Эй, дедушки.мусульмане! Если у нас единый путь, то лишь в единении и согласии, кроме этогоничего нет! Братья, вникнув в смысл этого священного изречения, мы должны неостанавливаться перед жертвой своей жизни для единения! Аллах, дай нам лучшийконец!»(Габдерәшит Ибраһим…, 228-229 битләр.)

Бәхәсле хәдисләрне татарчаданрусчага Хөсәен Әбүбәкеров тәрҗемә иткән, а экспертлар булып профессор НиколайКатанов һәм Дмитрий Богданов бәя биргән. Соңгы хәдискә анализ ясап, алар болайдип язган:

«В этом толковании нетбуквального выражения, что падения всех ханств в России объясняется отсутствиемобъединения среди мусульман, которые не пожелали соединиться с Турцией дляотражения общего врага мусульман России, но общий смысл этого толкованияговорит о необходимости объединения всех мусульман и видимо сочувственноотносится к Турции.» ( Габдерәшит Ибраһим…, 253 бит.)

1911елларда Россиядә панисламизмга, пантюркизмга һәм бу юнәлешләрнең башында торганГабдрәшит Ибраһимовка каршы яңа дулкын күтәрелә. Шушы елда Ырынбурда патшаохранкасы Ризаэддин Фәхреддиннең 11 арба йөге кулъязмаларын, китапларын төяпалып чыгып китә һәм юк итә, шушы чорда Бубыйлар мәдрәсәсен ябалар, аларныңүзләрен зинданга ябып куялар, 1911 елда, панисламизм һәм пантюркизм беләнбәйләп, Казанда, Ырынбурда, Петербургта, Иж-Бубыйда күп кенә татар зыялыларыныңөйләрендә тентүләр үткәрәләр. Тентү беркетмәләреннән күренгәнчә, күп кенә татарзыялыларының өендә Габдрәшит Ибраһимовның «Мең дә бер хәдис шәрехе»китабы да табыла һәм охранка тарафыннан алына, димәк, бу китапның шаукымы улелларга да барып җитә.

Менә безнең кулыбызда тагы бертарихи документ, аны 1911 елның 6 февралендә, Ырынбур губернаторы исеменәгубернаның жандарм идарәсе начальнигы полковник Бабич язган. Бу белешмә «Одвижении панисламизма» дип атала һәм төбәкнең татар зыялылары, динәһелләре өстеннән әләк-донос булып тора.  «В последние годы среди мусульманского населения Империи,а также и заграницей, замечается явное брожение, возникшее на почве идей такназываемого панисламизма, — дипяза полковник Бабич. —  Этофанатическое движение, всемерно поддерживаемое младо-турецкими имладо-персидскими комитетами, начинает получать в России особо-сильноеразвитие. Главный принцип, около которого сосредоточивается панисламисткое движениеи который, так сказать, составляет его душу — это объединение всегомусульманского мира в политическом и экономическом отношениях под эгидой Турциис конечной целью в будущем — образования всетюркской республики. Строгоопределенной программы и тактики панисламисты пока не выработали, но ближайшеюих задачею является сплочение всех сознательных мусульман для политическойборьбы с ныне существующим в Империи государственным строем, который является вглазах панисламистов главной препоной к национальному самоопределениюмагометан.» (ГАОО, ф.10,оп.4, ед.хр.412, стр.2.)

 ПолковникБабич дөньяда төрки халыкларның һәм мөселманнарның берләшә башлау куркынычытурында губернаторга хәбәр итә, Россиядә бу хәрәкәтнең башында укымышлытатарлар торганлыгын яза. Әлбәттә, бу әләгендә ул Габдрәшит Ибраһимовның исемендә берничә урында телгә ала, «Замечу кстати, что бывшийчлен этого Собрания Рашид Ибрагимов, в настоящее время состоит редактором однойиз русофобских Константинопольских газет», дип яза ул. (Шунда ук, 3 бит.) (Сүз биредә Уфадагы Диния нәзарәтеһәм Истанбулда Габдрәшит Ибраһимов чыгарган «Сыйрателмөстәкыйм»(«Хак юл») журналы турында бара.) Полковник Бабич әләгенең икенче берурынында Габдрәшит Ибраһимовны «популяр панисламист» дип атый: «Вто время в Петербурге выходила мусульманская газета, редактируемая популярнымпанисламистом Абдурашитом Ибрагимовым и Бигеев принял в ней близкое участие», дип яза ул. (Шунда ук, 5 бит.) (Сүз ГабдрәшитИбраһимовның Муса Бигиев белән бергә 1905-1907 елларда Петербургта чыгарган»Өлфәт», «Әт-Тирмиз», «Нәҗәт» матбагалары турындабара.)

Полковник Бабич бу доносындаЫрынбур губернасы буенча 56 татар-башкортны «панисламист» дип атыйһәм аларның исемлеген бирә. Бу исемлектә Ризаэддин Фәхреддинов та, Муса Бигиевта, Дәрдмәнд-Закир Рәмиев та, Фатих Кәрими, Шакир Рәмиев, Тимерша Соловьев,Тупчыбашев һәм башка татар зыялылары да бар. Ырынбур шәһәреннән тыш, Орск,Чиләбе, Троицк дин әһелләре, кайбер авыл муллалары да бу кара исемлеккәкертелгән, шулай ук «ышанычсыз» татар газета-журналларының исемлегебирелгән. Билгеле булганча, бу исемлеккә эләккән татар зыялыларының һәм динәһелләренең кайберләрен шул елларда ук тентиләр һәм зинданнарга ябалар,кайберләренә чират соңрак — 37-нче елларда килеп җитә…

Әйе, татарларга каршы панисламизмһәм пантюркизм «өрәген» патша хөкүмәте генә түгел, совет власты даоста файдалана, монда да 80 яшьлек Габдрәшит Ибраһимовны чит илдән торыпкотыртып ятуда гаеплиләр. Имеш, ул совет властын кораллы юл белән бәрептөшереп, Идел-Уралда пантөрки буржуаз дәүләт төзергә җыена икән, имеш, будәүләт Япония протектораты астында булырга тиеш икән… 1937 елда Омскөлкәсендә «Милли Шура» дип аталган «контрреволюцион оешма»гакаршы эш ачыла, шушы гаепләү белән, 40 татарны атып үтерәләр, сигезен унар елгахөкем итәләр. Менә шушы гаепләү карарында Габдрәшит Ибраһимовның да исеме телгәалына:

«Одновременночерез приезжавшего из Германии Ибрагимова Абдрашита при участии муллы ШугуроваШакира и купца Айтыкина Махмут-Рефата контрреволюционная организация установиласвязь с руководителями Аллаш-арды Турулбаевым Айдерханом и АбдрахимовымСултаном и уфимским центром, возглавляемым Таржимановым Кашафутдином иФахрутдиновым Резеитдином…Через находящегося в Турции Ибрагимова Абдрашитаустанавливает связь с Харбинским белоэмигрантским татарским центром и черезмуллу Саитова Наби поддерживает связь с уфимским центром»Милли-Шуро», и через него же установила связь софицерско-повстанческой организацией в Омской области.» (Тарское Прииртышье и проблемы сохраненияисторико-культурного наследия малого исторического города России. — Тара, 2006,стр.75.)

Габдрәшит Ибраһимовны патшахөкүмәте дә, совет власты да эзәрлекли һәм үзенең төп дошманы дип саный. Моныңтөп сәбәбе панисламизм да, пантюркизм да түгел, ә бер иманлы һәм зирәк татариренең гайрәт белән урыс империясенә каршы көрәшендә. Әйе, Габдрәшит Ибраһимовтатарның үз бәйсез дәүләтен торгызу турында хыялланган һәм шуның өчен гомеренеңахырына кадәр көрәшкән, бу — һәр татар кешесенең максаты булырга тиеш. Әйе,Габдрәшит Ибраһимов бөтен дөнья мөселманнарын бер ислам байрагы астына туплаутурында хыялланган, шуның өчен гомер буе көрәшкән, бу — һәр мөселманның  бурычы булырга тиеш. Әйе, Габдрәшит Ибраһимовтөрки кавемнәрнең бер мәмләкәт булып яшәвен теләгән, төрки берлек өчен гаятькүп эш башкарган, бу — һәр төркиченең хыялы булырга тиеш.

«Панисламизм идеологларымөселман халыкларын Ислам байрагы астында тупларга һәм мөстәкыйльлек өчен активкөрәш алып барырга чакырдылар, социаль, икътисади һәм мәдәни үсеш максатындаимпериалистик дәүләтләргә бәйлелектән котылуның зарурлыгын алга сөрделәр, — дипяза бүгенге татар галимнәре. — Рәшит казый Ибраһимов бездә панисламизмидеяләрен иң актив пропагандалаучылардан булды. Петербургта, Казанда, Уфада,Оренбургта, Истанбулда һәм Каһирәдә ул мөселманнарны Җ. Әфгани күтәргән байракастына тупланырга чакырып чыгышлар ясады.» (Ислам. Белешмә-сүзлек. -Казан, 1993, 127 бит.)

Габдрәшит Ибраһимов әле татармилләте өчен ачылмаган зур дөнья… Аның язып калдырган хезмәтләре, күтәргәнидеяләре, зирәк фикерләре, милләтебез өчен кылган изге гамәлләре барыбыз өчендә үрнәк булып тора. Диндә булып та милләтен онытмаган, милләт эчендә кайнапта, динен ташламаган татар зыялылары сирәк, Габдрәшит Ибраһимов шуларның иңбөекләреннән берсе. Аны бөтен ислам дөньясы таный, бөтен төрки гавәм олылый, Японияләрне,Төркияләрне, Африка-Азияләрне урап, Габдрәшит Ибраһимов үз иленә — Татармилләтенә кайтып килә…

ФәүзияБәйрәмова,

        язучы,тарих фәннәре кандидаты.

                     2014ел, 26 май.


Комментарии

Ваш комментарий

Для отправки комментария вам необходимо авторизоваться.

пікірлер/yorumlar

Июль 2017
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
« Апр    
 12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31